Центральная детская библиотека

"Апуш маҗаралары"

Язның иң матур бер көнендә, карлар эреп, бозлар агып киткәч, агач һәм куакларда хуш исле бөреләр уянган чакта яраткан шагыйребез Габдулла Тукай туган. Һәр елны сөекле шагыйребез иҗатына багышлап әдәби кичәләр уздырыла.
#ТУКАЙфест проекты кысаларында уку һәм ял итү паркында балалар өчен «Апуш маҗаралары» уен программасы уздырылды.
Балалар, квест биремнәре буенча, Габдулла Тукай әсәрләре геройлары янына тукталды, аның әкиятләрен һәм шигырьләрен искә алды, мифик затлар, күбәләкләр һәм Пушкинның Тукай иҗатына тәэсире турында күп кенә өстәмә мәгълүматлар белән танышты.