"Кызыклы шәкерт"
Тагын бер кызыклы якшәмбе #ТУКАЙфест атналыгы кысаларында узды. Нигә кызыклы диярсез? Чөнки балалар өчен Г.Тукайның " Кызыклы шәкерт" әсәрен кычкырып уку оештырылды. Чараның иң кызыклы мизгеле булып шигырьне сәхнәләштерү булгандыр. Шулай ук очрашу барышында яшь укучылар шагыйрьнең әкиятләре исемнәрен иллюстрация буенча таптылар, табышмаклар чишеп, пазл җыйдылар. Кызыклы һәм мавыктыргыч уеннар уйналды.
Иҗади өлештә, нәни дусларыбыз оригами техникасында рәхәтләнеп көчек ясады.