Центральная детская библиотека

"Мәкерле Шүрәле" квесты

Бүген Габдулла Тукай исемендәге уку һәм ял паркында чыннан да бик эссе иде! Чөнки бүген бөек татар язучысы Габдулла Тукай тууына 137 ел тулу уңаеннан #ТУКАЙфест әдәби фестивале узды. Фестивальдә "Тукай әкиятләренең тылсымлы дөньясы" конкурсында катнашучыларның рәсемнәреннән, кул эшләнмәләреннән торган күргәзмә аллеясы барлык шәһәрдәшләрне үзенә җәлеп итте. Аквагрим мәйданчыгы балаларны күбәләкләргә һәм башка төр җәнлекләргә әйләндерсә, "Мәкерле Шүрәле" квесты балаларны үзенең мавыктыргыч уеннарына чакырды. Квестта катнашучы малайлар һәм кызларга, Су анасына таракны кире кайтару өчен, күп сынаулар үтәргә туры килде.