"Кояшта җылы, әнидә игелек"
Һәркем өчен әни – дөньяда иң якын кеше. Аның кайгыртуы, җылысы, назы, туктаусыз хезмәте, сабырлыгы, борчылуы безне тормышның беренче көненнән янәшә бара.
Елның иң матур көне алдыннан, якшәмбе ялына килүче яшь укучыларыбыз белән "Кояшта җылы, әнидә игелек" дип исемләнгән әдәби карусель уздырылды. Кызлар һәм малайлар әни турында шигырьләрне игътибар белән тыңлап, "бала" төрергә өйрәнеп, күңелле уеннар уйнадылар. Әлбәттә, бер генә бәйрәм дә бүләксез булмый! Балалар үз куллары белән яраткан әниләре өчен гадәти булмаган чәчәк бәйләме ясадылар.