"Татлы сюрприз"
Яз хатын-кызлар матурлыгы символы булган елның иң гүзәл чоры. Тиздән 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне дә килеп җитә.
Шуның өчен безнең нәни осталарыбыз бәйрәм уңаеннан үзләренең якыннарына фоамиран,тасма һәм төймәләр ярдәмендә бүләккә искиткеч матур кәрҗин ясадылар.