"Яз җитә, Нәүрүз килә"
Яз көн белән төн тигезләшкән көнне 93 нче "Әллүки» балалар бакчасында табигатьнең уянуына, кояш календаре буенча яңа ел башлануына багышланган «Яз җитә, Нәүрүз килә» бәйрәме узды. Балалар һәм тәрбиячеләр «Апуш»үзәк китапханәсе китапханәчеләре белән берлектә балалар бакчасы өчен шундый зур чара әзерләде. Бәйрәм башыннан ахырына кадәр балаларның артистлык талантлары, җыр- биюләре белән үрелеп барды, тамашачыларны сөендерде.
Убырлы Карчык белән Шүрәле кебек әкияти геройларның пәйда булуы балаларны чын күңелдән сөендерде. Бәйрәм ахырында Нәүрүзбикә балаларны тәм-томнар белән сыйлады.