Центральная детская библиотека

"Мин зәңгәр күлләргә карыйм...»

22 март көнне Бөтендөнья су ресурслары яки Бөтендөнья су көне билгеләп үтелә. Бәйрәм безнең илгә 1995 елдан килеп керә һәм «Су – ул тормыш!» девизы астында уза. Бу көнне без дә 36 нчы санлы мәктәп мәктәбенең 1Д сыйныф укучылары белән берлектә Г. Тукай исемендәге ял паркында билгеләп уздык.

Чара барышында укучылар су турында мәкаль-әйтемнәрне искә төшереп, табышмаклар чиште. Кеше тормышында суның әһәмиятен, кызыклы һәм гаҗәеп фактлар белән танышты.

Йомгаклау өлешендә балалар өчен китапханә буенча экскурсия оештырылды.