"Танышыгыз - Яңа китаплар"
Бүген "Апуш кунакка бара" проекты кысаларында безнең китапханәчеләр 70 нче санлы балалар бакчасында булып, "Файдалы киңәшләр аукционы" дип исемләнгән конкурсында катнашучыларны, балалар бакчасында тәрбияләнүче нәни дусларыбызны "Апуш"китапханәсенең иң яхшы, иң күп укыла торган китаплары белән таныштырды. Балаларга иң ошаганы-тактиль китаплар һәм безнең Апуш булды. Барысы да кечкенә Габдулланы кочаклап калырга теләде.