"Яңа әкиятләр"
Ура! "КитапЛаб" иҗат остаханәсе балалар һәм өлкәннәр өчен үз ишекләрен ачты! Мәктәп укучылары өчен каникулларда ун көн дәвамында - 24 марттан 2 апрельгә кадәр – "Апуш" китапханәсендә әкият тамашалары, мастер-класслар, тәҗрибәләр, квестлар һәм флешмоблар узачак.
Проектны ачу тантанасы бик мавыктыргыч һәм кызыклы булды. Балалар көнчыгыш әкиятләре мотивы буенча спектакль карап, химия лабораториясендә үз вулканнарын булдырып, осталык дәресендә суыткычка фотомагнит ясады. Ә чара күбекле дискотека белән тәмамланды.
Шул ук вакытта ата-аналар психологик дәресләр үтеп, интернетта куркынычсызлык нигезләрен өйрәнде.
Иртәгә укучыларны "Федор абый, эт һәм мәче" театральләштерелгән уены, Эдуард Успенскийның легендар китабы мотивлары буенча яңа квестлар һәм мастер-класслар көтә.