Центральная детская библиотека

"Әкият иленә сәяхәт"

Бүген якшәмбе ял көннәрендә балалар һәм аларның әти-әниләре әкият иленә сәяхәт кылды. Алар барыбызга да билгеле булган "Йомры икмәк", " Төремкәй", "Шалкан" халык әкиятләрен сәхнәләштерде. Хәтта әкияти герой-Соры бүре балаларга кунакка килде. Ул үзе белән төрле уеннар һәм интеллектуаль биремнәр алып килгән.

Чараның иҗади өлешендә яшь укучылар оригами техникасында Чуар тавык ясадылар.