"Акыллы светофор"
Бездә бер кызыклы хәл булды бит әле, нәни дусларым!
Китапханәбезгә авылда яшәүче Әмир исемле малайдан хат килеп төште. Ул язгы каникулларга шәһәргә килергә җыенган. Ә монда машиналарның күплеген белеп бездән ярдәм сорый. Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтүче булмасмы икән дип яза ул безгә.
"Татарча да яхшы бел" клубына килгән дусларыбыз берсүзсез ярдәмгә килде. Алар – сюжетлы, хәрәкәтле уеннар ярдәмендә юл йөрү кагыйдәләрен ныклы гадәткә әверелдерергә кирәклегенә төшендерделәр. Әмиргә исә, җавап итеп видеоязма юлладык.
Тиздән язгы каникуллар. Шуның өчен, балалар, юл йөрү кагыйдәләре үтәгез, тагын бер кат искә төшереп алу комачау итмәс. Юлларда сак булыйк!