Центральная детская библиотека

"Туган телем синең белән мин дус"

«Тел-милләт җаны. Тел-идеяләрнең, хисләрнең, уйларның тере тәне» дип яза ЛевТолстой.

Безнең китапханәдә Туган тел көне сүзлекләр уку белән чикләнде дип уйлыйсызмы? Менә юк шул!!! 36 мәктәп укучылары белән туган тел темасына брейн-ринг уздырдык. Уенда катнашучыларга рус һәм татар телләре буенча өйрәнгән белемнәрен искә төшерү, шулай ук җиңүче булу өчен күзаллауларын көчәйтү бурычы куелды.

Мәкальләрне һәм канатлы сүзләрне искә төшереп, сүзләрне шифрладылар һәм кириллицада яздылар, хайваннар фотосы буенча фразеологизмнарны билгеләделәр, сүзләрне рус теленнән татар теленә тәрҗемә иттеләр. Хәтта ишарәләр ярдәмендә әйтемнәр күрсәттеләр.

Уен күңелле үтте. Чара ахырында балалар «Туган тел» җырын җырладылар.