"Язның якынлашуы"
Февраль ахырында һәр кеше көтеп алган язның якынлашуы турында уйлана. Беренче кар тамчылары, җылы кояш нурлары бәхет хисе тудыра!
Бүген без дә, үз иҗатыбыз белән язны якынайтырга тырыштык. Көн дәвамында укучыларыбыз пластилинография техникасы белән танышып, үзләренең вак моторикасын үстерү өстендә эшләделәр. Безнең яшь рәссамнарның шедеврларын 0+ залында күрергә мөмкинлек бар.