Центральная детская библиотека

"Сабыйларга бүләк"

Бүген безнең китапханәгә килеп, "Китаплы балачак" проектында катнашкан укучыларыбыз өчен бик тә истәлекле көн.
Сәбәбе нидә диярсез?
Чөнки башкалабыздан килгән мөхтәрәм кунак - балалар шагыйре, татар драматургы, Шәйхи Маннур һәм Абдулла Алиш исемендәге премияләр иясе -Рафис Корбан белән күзгә-күз очрашып, үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алды алар. Чараны 37 нче балалар китапханәсе оештырды. Шагыйрь белән бик тә җылы, җанлы әңгәмә балалар күңелендә бик озак сакланыр дигән теләктә калабыз.