"Маша һәм Аю"
Курчак театры-балалар өчен иң яраткан тамашаларның берсе. Ул үзенең яктылыгы, төсе, динамикасы белән җәлеп итә.
Балалар китапханәсендә иң күңелле якшәмбе үтте, анда балалар яраткан «Маша» персонажы белән очрашып, "Маша һәм Аю" курчак театрын карадылар һәм төрле кызыклы уеннар уйнадылар.
Ахырда, яшь рәссамнар губка һәм мамык таяклар кулланып, аюны буядылар.