Центральная детская библиотека

"Вируслардан ничек сакланырга?"

   Бүгенге көндә кешелек тормышын интернет челтәреннән башка күз алдына китерү мөмкин түгел, дисәк, арттыру булмас. Бигрәк тә яшьләр интернет сайтларында көннәр буе утырырга әзерләр. Мондый кызыксыну һәм мавыгу туктаусыз алга барган тормыштан артка калмау, барлык яңалыктан да хәбәрдар булып тору ягыннан бик тә отышлы.

  Чынлыкта исә, интернет челтәренең дөрес кулланмаган очракта нинди куркыныч янаганын күз алдына да китермибез.Төрле сылтамалар аша кереп компьютерыңа вирус кертергә, кулланучының серсүзен(паролен) алып кирәкмәгән эчтәлектәге хатлар юлларга, бик мөһим документларга зарар салырга мөмкин.

  Вируслардан ничек сакланырга соң? Интернет челтәрендә эшләгәндә балалар һәм әти-әниләр нинди куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә тиеш? Бу һәм башка бик күп сорауларга KIBERone мәктәбенә нигез салучы Рәмзия Салиховна җавап бирде. Әңгәмә балалар өчен бик файдалы булды