Әдәби уен "Хогварц йоклап китә, Кара хуҗа уяна..."
Бу юлы без Северус Снегг һәм Драко Малфой кебек бәхәсле персонажлар турында сөйләштек. Кайберәүләр аларга карата кызгану хисе кичерә, ә кайберләре аларның кылган гамәлләрен аңламый. Әңгәмә барышында без кешеләрнең начар яки яхшы якка бүленмәвен һәм ике якның да һәр кешедә булуын, ә аларның кылган гамәлләрен генә хөкем итәргә мөмкин икәнлеген ачыкладык.
Китаплар турында сөйләшкәннән соң, фильмнан кыска өзекләрне тавышсыз тыңлап, үз фантазияләре буенча актерлык сәләтләрен күрсәттеләр. Бу бик күңелле булды!