Центральная детская библиотека

"Туган телем - иркә гөлем"

Безнең илебез зур, монда төрле милләт вәкилләре яши - татарлар, руслар, мордовалар, башкортлар һәм башкалар. Аларның һәрберсенең үз туган теле, йолалар, гореф-гадәтләр һәм бәйрәмнәр бар.
Бүген «Апуш» балалар китапханәсендә «Туган телем – иркә гөлем» якшәмбе ялы узды.
   Балалар әти-әниләре белән бергә татар халкының бай мәдәнияте белән якыннанрак таныштылар. Алар төрле хәрәкәт уеннарда катнашып, биеп тә алдылар. Ә осталык сәгатендә курчак ясап, аның күлмәген татар милли бизәкләре белән бизәделәр.