"Агния Барто иҗаты буенча әдәби сәяхәт"
Бүген " Теремкәй» балалар клубы нәниләре
А. Барто иҗаты буенча әдәби сәяхәт кылдылар. Чара, шигырьләр укып һәм уеннар белән мавыктыргыч формада узды. Балалар корабларны өреп йөздерделәр, самолетлар очырттылар, уенчыклар күләгәсен эзләделәр, пирамида җыйдылар, манаралар төзеделәр.
Иҗади өлеш кинетик ком һәм пластилин әвәләүдән гыйбарәт булды. Балалар аю һәм башка төрле фигуралар ясадылар.