Центральная детская библиотека

"14 февраль- Халыкара китап бүләк итү көне"

14 февральдә Халыкара китап бүләк итү көне билгеләп үтелә. Бу көннең асылы - "Китапның иң яхшы бүләк" булуын күрсәтү һәм ул бүгенге көндә дә үз кыйммәтен югалтмый.
  Акция кысаларында китапханәдә "Веста"үзәге балалары белән очрашу узды. Укучылар китапханә белән генә танышып калмыйча, китап бүләк итү көне тарихы турында белделәр. Үзләре дә бу акциядә бик теләп катнаштылар.
Әлеге акциядә катнашкан барлык укучыларыбызга, аларның ата-аналарына, укытучыларына зур рәхмәтебезне җиткерәбез.
Китапханәбез өчен бу бик зур бүләк.