"Минем яраткан әкиятләрем".
Яраткан әкиятләр безне балачактан озата бара. Алар янәшәдә «яшиләр", китапханәдән китапны алып, бары тик ачып укырга гына кирәк. Менә безнең нәни дусларыбыз да кызыксыну белән тылсымлы әкият дөньясына чумды.
Һәр бала уеннар ярдәмендә «Теремкәй» әкияте геройлары белән танышты. Алар йорт салдылар, пазл җыйдылар һәм беренче тапкыр әкият геройларына әверелдерәләр.
Иҗади өлештә балалар, мамык таякчыклар кулланып, һәркем яраткан шалканны буяуга керештеләр.