Центральная детская библиотека

"Кыргый хайваннар"

Хайваннар дөньясы балаларда зур кызыксыну уята. Әлеге теманы өйрәнү барышында, балалар әкиятләр, иллюстрацияләр һәм сюжетлы рәсемнәр аша, урман хайваннары белән таныштылар.Чара шулай ук хәрәкәтле һәм дидактик уеннар белән үрелеп барды.
Безнең сабыйлар үз куллары белән уенчыклар ясарга бик яраталар, шуңа күрә алар өчен гадәти булмаган техникада керпеләр ясау дәресе әзерләнде. Алар рәхәтләнеп кәгазьне ертып ябыштырырга өйрәнделәр. Нәтиҗәдә, керпе сурәте белән аппликация барлыкка килде.