Хәтер дәресе "Камалыш боҗрасы"
27 гыйнвар – Бөек Ватан сугышы тарихында зур әһәмияткә ия булган көн. 1944 елның нәкъ шушы көнендә Ленинград блокадасы өзелеп, шәһәр фашист камавыннан азат ителә.
Бүгенге хәтер сәгатендә камалыш вакытында шәһәрдә булган вакыйгалар, шул куркыныч вакытта миллионлаган кешеләрнең яшәргә тырышуы, икмәк нормасы, ул вакытта икмәк карточкаларының нәрсә аңлатуы турында сөйләштек.
Ватандашларыбызның батырлыгы берәүне дә битараф калдырмады.