Библио-шоу "Басыгыз, балалар, түгәрәккә басыгыз!"
Дөньяда һәр кешенең иң мөһим кыйммәте – сәламәтлек. Спорт безгә сәламәт, нык һәм көчле булып үсәргә ярдәм итә.
Якшәмбе ялы иртәсендә балалар табышмакларны бергәләп чишеп,кышкы һәм җәйге спорт төрләре белән таныштылар. Балалар спорт пантомимасын күрсәтеп, акыл белән эш итү һәм җитез булу сәләтен күрсәттеләр. Нәниләр барысы да физкультура белән дус булуларын исбатладылар. Чара бик күңелле узды һәм күп уңай эмоцияләр һәм тәэсирләр калдырды.