"Минем яраткан уенчыкларым"
Уенчык нәрсә ул? Ә яраткан уенчык нинди? Бу бер үк сораулар кебек тоелса да җаваплар төрле! Якшәмбе ялына килгән сөйкемле сабыйлар үзләренең яраткан уенчыклары турында сөйләгәч, бала өчен иң яраткан һәм йөрәгенә ни өчен шундый кадерле булуы турында ачыкланды.
В.Драгунскийның «Балачак дусты» хикәясен тыңлагач, сабыйлар күңелле һәм гадәти булмаган уеннар уйнадылар.
Барлык катнашучылар өчен иң көтелмәгән һәм кызыклы мизгел - үз кулың белән уенчык ясау булды. Савыт-саба юу өчен гади губка бик матур песигә әйләнде дә куйды. Балалар бер-берсенә үзләре ясаган уенчыкларны горурланып күрсәттеләр, шул ук вакытта аларны үз кулларыннан төшермәделәр!