Центральная детская библиотека

"Истә тоту өчен укыйбыз"

Ватанпәрвәр –кем ул?
Бу сүз эчендә әйтеп бетергесез тирән мәгънә ята. Һәрбер кеше тарафыннан зур горурлану белән әйтелә.Ул- Ватанын яратучы, үз халкына тугры, Ватан мәнфәгатьләре хакына батырлыкларга әзер кеше.
Бүген 36 нчы мәктәпнең 4 сыйныф укучылары белән без Ватаныбыз турында сөйләштек. Россиядә Хәрби дан көнен искә алдык. А.В Митяев, Л. А. Кассиль, А.Т.Твардовский әсәрләреннән өзекләр укыдык. Чара ахырында балалар: "Без Россиянең Хәрби тарихын истә тотачакбыз, бу турыда күбрәк укыячакбыз" дип сүз бирде.