"Кәрҗинемдә әкият"
Әкият, әкиятче, әкияти дөнья. Бу сүзләрне бигрәк тә балалар ярата. Ни өчен дисезме?
Чөнки әкиятләр балаларга укырга кызыклы һәм аңлаешлы. Аларда ниндидер могҗиза, сихри көч, тылсым ята.
Бүген "Татарча да яхшы бел" клубына килгән нәни дусларыбыз да сихри дөньяга чумды. "Төлке һәм бүре" дип исемләнгән татар халык әкиятен тыңлап, койрыксыз калган бүре һәм башка төр кыргый хайваннарга да үз койрыкларын табарга булышып, хәтта ач бүрегә балык та тотып бирделәр.
Синең дә татар телен өйрәнәсең килсә, "Апуш" китапханәсенә кил!