"Нигә чыршы һәм нарат гел яшел"
Якшәмбе ялында нәни дусларыбыз һәм аларның әти әниләре "Нигә чыршы һәм нарат гел яшел" чуаш әкияте белән таныштылар. Әкият ярдәмендә балалар яраланган кошка кем ярдәм иткәнен һәм кемне җәзага тартуын белделәр.
Ә наратны чыршыдан аеру өчен, бәләкәчләр күркәләрнең зурлыкларын карап, форма буенча аларның аермаларын белделәр. Барысы бергә шигьри формада куллар өчен җылыту күнегүләре ясадылар.
Иҗади өлештә балалар рәхәтләнеп төсле кәгазьдән кечкенә чыршыны кисеп ябыштырдылар.