Центральная детская библиотека

"Йорт хайваннары"

Йорт хайваннары-гаҗәеп җан ияләре. Аларның дөньясы һәркемне җәлеп итә. Ә нинди йорт хайваннары бар соң, алар нинди шартларда яшиләр, балалары кем, нәрсә белән тукланалар?
Бу турыда бик күп беләм дип уйлаган очракта да, алар сине төрлечә гаҗәпләндерергә мөмкин.
«Теремок» балалар клубы нәниләре уен формасында йорт хайваннары белән таныштылар үзара нинди авазлар ярдәмендә аралашуларын белделәр.
Иҗади өлештә яшь осталар йомшак һәм ягымлы бәрәннең аппликациясен ясадылар.