"Раштуа могҗизасы"
Раштуа бәйрәме барлык православие христианнары өчен зур әһәмияткә ия.
Әлеге бәйрәм алдыннан, балалар һәм аларның әти-әниләре, Ольга Першинаның "Раштуа могҗизасы" дип исемләнгән китабы белән танышып, әкият дөньясына чумдылар. Бергәләшеп яңа ел квизында катнаштылар. Ә менә йомгаклау өлешендә оештырылган осталык дәресләре һәр балага үз талантын ачу мөмкинлеге бирде.