Центральная детская библиотека

"Кыш бабай сандыгы"

Яңа елга санаулы көннәр генә калып бара. Шул уңайдан, якшәмбе ялында балаларга "Кыш бабай сандыгы" исемендәге яңа ел квесты узадырдык.

Убырлы Карчык себеркесендә очу, әкиятләр буенча табышмаклар чишү, дәртле биюләр, уеннар, тәрәзәдәге бизәкләрне ясау, кар бабай рәсеменнән аерма табу – болар барысы да сандыкның кайда яшерелгәнен ачыклау өчен оештырылды. Нәни дусларыбыз, һәр бирем саен хәрефләр җыеп, Кыш бабай сандыгын тапты. Татлы бүләкләр белән сыйланды.