"Яңа ел символы- куян"
Барыбызга да билгеле, Яңа ел-ул һәркемнең яратып каршы ала торган бәйрәме. Күпләрнең узган бәйрәмнәрдән калган истәлекле сувенирлары да бардыр, мөгаен. Үз кулларың белән ясаганнары тагын да кадерлерәк, һәм ул чын истәлеккә әверелә.
Менә бүген дә "Мавыгулар калейдоскопы" балаларны яңа мастер-класс белән сөендерде. Бу юлы балалар, Яңа ел символы булган куянны, җепләрдән помпон кисеп ясады. Матур, йомшак куяннар килеп чыкты.