Центральная детская библиотека

"Гарри Поттерның тылсымлы кухнясы"

Мондый кулинар осталыкны сезнең әле күргәнегез булмагандыр, һәм бу гаҗәп тә түгел, чөнки бүген бездә Гарри Поттерның тылсымлы кухнясы.

«Букля» фэнтези-клубында катнашучылар берничә төркемгә бүленде, аларның һәрберсе махсус тылсымлы рецепт буенча тәм-томнар әзерләде. Монда шоколадтан бакалар да (сак булыгыз, бака сикерә дә әле), хәтта кабактан сок та әзерләнде! Катнашучылар шулай ук өстәл бизәү һәм әзерләү серләренә өйрәнделәр, шулай ук викторинада катнаштылар. Тылсымлы кичә искиткеч булды!