Центральная детская библиотека

"Третьяков галереясы белән танышу"

Аның турында легендалар сөйләнгән, ул серләр һәм идеялар белән тулы. Аны чыннан да Россия халкының «милләт хәзинәсе» дип атарга мөмкин. Аңа караган вакытта битараф калу бөтенләй мөмкин түгел. Сүз нәрсә турында бара дисезме? Әлбәттә, болар барысы да Третьяков галереясе турында!

Бу юлы озайтылган дәрес чарасы бик үзенчәлекле узды, чөнки ул Третьяков галереясы белән танышуга багышланды.Балаларны бөек осталарның картиналары кызыксындырды. Васнецовның "Аленушка"сыннан башлап "Билгесез " Крамскийга кадәр. Чара барышында балалар картиналарны кисәкләрдән җыйдылар һәм рәсем жанрларын искә төшерделәр.