"Яңа ел натюрморты"
Яңа елга чыршы бизәү традициясе бик күптәннән килә. Хәзер бизәү чараларын сайлау өчен мөмкинлекләр зур, шулай да иң популяры - шарлар.
Ни сәбәпле шар диярсезме?
Тарихы болайрак...Башта чыршыны уенчыклар белән түгел, ә ашарга яраклы алма, чикләвек, җиләк-җимеш, чыршы кәнфитләре белән бизәгәннәр. Уңышсыз ел килгән. Чыршыны шул сәбәпле, чын алма белән бизи алмаганнар. Берничә илдә осталар пыяладан алма фигуралары ясарга булганнар. Идея ошап киткән һәм бөтен Европа илләренә таралган. Акрынлап форма шар формасына кадәр гадиләштерелгән. Менә, дусларым, шарлар шулай барлыкка килгән.
Бүген "Күңелле рәссам Клякса" рәсем ясау мәктәбендә нәкъ менә шарлар белән чыршы ботагын бизәделәр.