"Граф Толстой вальсы"
Интенсив вальс үз эшен дәвам итә. Ә без үз чиратыбызда сезне әлеге бию төренең тарихында булган фактлар белән таныштырабыз.
Биючеләргә бер-берсенә ялангач кул белән кагылырга ярамаган, шуңа күрә перчаткалар хатын-кызлар бизәнүенең төп өлеше дип саналган һәм ул ак төстә булган. Бию залына алардан башка чыгарга ярамаган, перчаткаларны гардеробтан ук киеп чыгу мәҗбүри булган. Әгәр кыз ике перчаткасын да яшь егет алдында ташласа, димәк, ул аңа мәхәббәтен аңлату дип кабул ителгән. Ә чынлыкта исә,перчатканы кичке аш вакытында гына салырга рөхсәт ителгән.
Бүгенге дәрестә без укучылар белән " Граф Толстой вальсын" һәм "Урман полькасын" өйрәндек.