Центральная детская библиотека

"Намуслы белем"

9 декабрьдә бөтен дөньяда Халыкара ришвәтчелеккә каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Үзәк балалар китапханәсендә "БИБЛИОКЛУБ» проекты кысаларында бу тискәре социаль күренешкә каршы көрәшкә багышланган интеллектуаль уен узды.

Балаларга «Ришвәт» төшенчәсе, аның сәбәпләре һәм формалары турында аңлаттылар. Чара укучыларның бу күренешкә карата үз фикерләре белән уртаклашу барышында җанлы диалог белән үрелеп барды. Балаларга ришвәтчелекнең начар һәм законга каршы булуына, кеше һәрвакыт намуслы булырга тиешлегенә тагын бер кат инанырга ярдәм итте. Чара ахырында яфракларны «Закон»дип аталган агачка ябыштырдылар.