Центральная детская библиотека

"Яңа ел әкияте"

90 нчы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр тагын безнең китапханәгә юл тоттылар. Аларны анда "Яңа ел әкияте" көтеп тора иде. Укучыларыбыз С. Козлова, Т. Боковая, З. Александрова әсәрләре белән танышып, 300 кар бөртеге ашаган аю турында белделәр һәм чыршы бизәргә өйрәнделәр. Кышкы салкын көндә туңмас өчен, хәрәкәтле уеннар уйнадылар.