Центральная детская библиотека

"Сезнең өчен Яңа ел китаплары"

0+ залы нәни дусларыбыз, аларның әти- әниләре өчен "Сезнең өчен Яңа ел китаплары" исемендәге күргәзмә тәкъдим итә. Кыш бабай әкиятләре, яңа ел могҗизалары, ачык һавадагы кышкы уеннар белән танышырга теләсәгез, китапханәбезгә килегез.
Бик кызыклы, мавыктыргыч китаплар үз укучысын көтеп кала.