"Китаплар дөньясында"
Бүген 90 нчы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр иң беренче тапкыр маҗаралы китап дөньясына сәяхәт кылдылар. Китапханәчеләр балаларга китаплы зур киштәләр күрсәтеп, журнал җыентыклары белән таныштырдылар. Шулай ук китап алу тәртибен сөйләп, китапханәдә үз-үзеңне ничек тоту кагыйдәлэрен аңлаттылар.