Центральная детская библиотека

"Бәскә төренгән агачлар"

Кыш - елның иң сихри, иң матур фасылы. Кыш көне нинди генә матур күренешләр юк! Горур басып торган кар бабай дисеңме, ул энҗе-мәрҗән кебек ялтырап торган бәскә төренгән агачлар да, ябалак-ябалак кар яву да. Бу искиткеч күренешләрне ничек инде кәгазьгә төшермичә түзеп була!? Нәкъ тә шуның өчен, "Күңелле рәссам Клякса" рәсем ясау мәктәбе дәресенә йөрүче балалар үзләрен яшь рәссамнар итеп тоеп үз куллары белән "Бәскә төренгән агачлар" картинасын яздылар.