Центральная детская библиотека

"Кышкы әкият"

Бүген якшәмбе ялына килгән балалар чын күңелдән көлеп, күңел ачып С. Козловның "Кышкы әкият" әсәре белән таныштылар. Балалар һәм әти-әниләр кар бөртекләренең, кешеләр кебек үк, бер-берсеннән аерылып торуларын, бертөрле булмавына төшенделәр. Бергәләп Кыш бабайга хат яздылар, 10 секунд эчендә киенергә өйрәнделәр һәм гадәти булмаган чыршыны төсле шарлар белән бизәделәр. Чараның иҗади өлешендә нәни дусларыбыз җилем һәм ярма ярдәмендә бик матур кар бөртекләре ясады.