«Шәфкатьлелек яшәгән җирдә ямьле»
Инвалидлар декадасы кысаларында китапханәбез «Веста» үзәге балалары өчен «Шәфкатьлелек яшәгән җирдә ямьле»дип исемләнгән уен программасы оештырды. Балалар «Дуслык», «Дус» кебек сүзләрнең сүзлектәге аңлатмасы, төрле илләрдә яшәүче халыкларның үзара бер-берсе белән ничек исәнләшүләре турында кызыклы фактлар белән танышты. Берсеннән-берсе кызык табышмакларны чишеп, мәкальләрне дә искә алдылар. Уенның төп өлеше Рәсәй халыкларының милли уеннарына багышланды. Барлык катнашучы балаларга да кызык һәм күңелле булды.