Эко-квест "Сихерләнгән урман"
Нинди серле урман бу!? Кошлар да сайрамый, матур чәчәкләр дә күренми. Нәрсә булган бу урманга?
Бу сорауларга җавапны "Татарча да яхшы бел" клубына килүче нәни дусларыбыз квест- уенда тапты.
Туган якның урманында үскән агачларны үзенчәлекле билгеләре буенча аера белү, кыргый һәм йорт хайваннарын эзләре буенча тану, урманны чиста тоту, табигатькә сак караш тәрбияләүгә нигезләнгән биремнәрне үтәү иде аларның максаты.
Ниһаять, әкият геройлары: Убырлы Карчык, Төлке һәм Бүре белән бергә күп сынаулар узгач, балалар сихерләнгән урманны саклап калдылар.