Центральная детская библиотека

Квест уен "Экодозор ярдәмгә ашыга"

Табигать-кояш, йолдызлар, һава, су... Бу агачлар, кошлар, хайваннар, күбәләкләр... Кеше дә табигатьнең бер өлеше.

Ә экология-табигать тормышы законнары турындагы фән. Табигатькә зыян китермичә ничек кулланырга икәнлеген өйрәтә.

Без 8нче мәктәп укучылары белән экологик квест үткәрдек. Балалар Убырлы карчыкка үзләренең белемнәрен күрсәттеләр, юлда очраган барлык авырлыкларны да җиңеп чыктылар.

Иң мөһиме, балаларның һәрберсе табигатьне саклауга үз өлешен кертеп, әйләнә-тирәбездәге гаҗәеп матурлыкны саклап кала алуларын аңладылар.