"Керпе ничек энәле булган?" к 40-летию Ленара Шаех.
Бүген кунакка килгән нәни дусларыбыз "Керпе ничек энәле булган?" дигән сорауга җавапны шагыйрь Ленар Шәехнең китабын укып таптылар. Авторның эчтәлекле һәм гыйбрәтле шигырьләре балаларны тәрбияләүдә зур ярдәм чарасы.
Балалар әниләр белән бергә уеннарда бик теләп катнаштылар, төрле сорауларга җавап бирделәр. Ә осталык сәгатендә пластилиннан "энәле керпе"не әвәләделәр.