"Уенчыклар кибете"
Нәни дустым, ә синең «Уенчыклар кибетендә» булганың бармы? Әйе, әйе, нәкъ тә татар телендә генә аралашучы сатучы апалар булган кибет турында сүз бара.
Ә бүген безнең китапханәбездә узган "Татарча да яхшы бел" клубына килгән нәни дусларыбыз исә шул кибеткә юл алды. Уенчыкларның төрлелеген күреп исең китмәле. Кайсы уенчыкны сайларга да белмәссең. Шулай да һәр бала үзенә ошаган уенчыкны сайлады, татарча атамалары белән танышты, төрледән төрле уеннарда рәхәтләнеп катнашты.
Сиңа да кызык булып тоелдымы? Алайса, без сине "Апуш" исемендәге балалар китапханәсендә көтеп калабыз.