Центральная детская библиотека

"Без китапханәдә"

Беренче сыйныф укучылары өчен китапханәгә экскурсия чын ачыш булды. Балалар китапханәдә үз-үзеңне тоту һәм китап белән эш итү кагыйдәләре белән танышты. Белем көненә багышланган күргәзмә укучыларда зур кызыксыну уятты. Нәни дуслар балалар журналлары һәм яраткан язучыларының китаплары белән таныштылар. Китапханәгә экскурсия балалар өчен тылсымлы һәм гадәти булмаган кызыклы дөнья буларак ачылды. Алар әти-әниләре белән китапханәгә килергә вәгъдә бирделәр.