"Сөмбелә – көз бәйрәме"
Елның сихри фасылында – көн белән төн тигезләшкән вакытта татар халкы «Сөмбелә» бәйрәмен уздырган... Ул – көзге бәйрәм, уңыш бәйрәме.
Бүген «Апуш» балалар китапханәсендә «Сөмбелә – көз бәйрәме» якшәмбе ялы узды.
Балалар «Сөмбелә» бәйрәменең тарихы, бәйрәм алдыннан һәм бәйрәм вакытында үткәрелгән йолалар белән таныштылар. Бәйрәм күңелле уеннар белән дәвам итте һәм балалар «Уңышны җый», «Яфрак бәйрәме», «Тылсымлы капчык» кебек уеннарда бик теләп катнаштылар, табышмакларга җавап бирделәр. Ә осталык сәгатендә «кыяр-помидор тозлау», «компот ясау» аппликацияләре эшләделәр.