"Сабантуй-2022"
Җир шарында Сабантуйлар гөрли,
Халкыбызның күркәм бәйрәме...
Бу көнне болынлыкка халык җыела,төрле уеннар уйнап, җырлап-биеп бәйрәм итәләр. Китапханәчеләр мәйданчыгында да Сабантуй гөрләп торды. Балалар белән уеннар, әдәби биремнәр белән бүләк кисү, мастер-класслар оештырылды.
Ә безнең китапханә хезмәткәрләре исә үз чиратында " Бәхет дагасы" дип исемләнгән мастер - класс уздырды. Балаларның күңел җылысы биреп ясаган хезмәтләре, үзләре һәм якыннары өчен кадерле бүләк булды.
Бүгенге бәйрәм шәһәрдәшләребез күңеленә әйтеп бетергесез күтәренкелек өстәп, ел буена җитәрлек шаян көч бирде.